8 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда 9 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эшли башлый
Татарстанда 9 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эшли башлый. Бу хакта бүген журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды
8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне уңаеннан республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды. «ВТ» хәбәрче диктантны Казандагы 2 нче татар гимназиясендә язды. Чарага килүчеләрдән туган телгә мөнәсәбәт турында да кызыксынды.
-
Язмыш
Илсур Садыйков: «Кунаклар килгәч, ишегалдындагы музейга алып чыгам»
Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков күпләргә йортының ишегалдында музей ясаган кеше буларак та билгеле.
-
Яңалыклар
Көзге кәефсезлектән ничек котылырга? – Белгеч 5 ысулын аңлатты
Көннәр кыскара башлауга, иртән йокыдан тору авырлаша, тизрәк алҗыта, кәефсезлек биләп ала. Ни өчен? Психолог Юлия Неверова «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул сорауга җавап биргән һәм көзге кәефсезлектән котылу ысулларын атап үткән.
-
Яңалыклар
Владимир Путинның Нарендра Моди белән нинди темаларга сөйләшәчәге турында мәгълүм булды
Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин Һиндстанга сәфәр кылачак. Биредә ул БРИКС саммитында катнашачак һәм илнең Премьер-министры Нарендра Моди белән сөйләшүләр үткәрәчәк.
-
Җәмгыять
Иван безнеке түгел
«Рубин» яңа сезонда дүртенче мәртәбә ничьяга уйнады. Бу юлы Казан футболчылары «Ахмат» белән җиңешә алмады.
-
Яңалыклар
Ясалма фәһемнең ни өчен производствода кешене алыштыра алмавын аңлаттылар
Предприятиеләрдә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүнең төп сәбәбе чыгымнарны киметү түгел, бәлки кешеләрнең җитмәве. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россия халыклары телләре көне белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарны Россия Федерациясе халыклары телләре көне белән котлады. Мөрәҗәгать дәүләт башлыгының рәсми порталында бастырылган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендә яңартылган мәктәптә булды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Быел мәктәп капиталь ремонттан соң ачылган.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Төрекләр кораллана
-
Яңалыклар
Cәясәтче Украинада тынычлык урнаштыру мәсьәләсе буенча фикерен белдергән
Украина буенча сөйләшүләргә этәргеч бирүдә төп кыенлыкларның берсе – Украина җәмгыятенең тынычлыкны теләмәве. МГИМО фәнни хезмәткәре, политолог Антон Гришанов “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов: «Газлаштыруның һәр проценты артында кешеләр язмышы тора»
Бүген Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Бишенче элемент» микрорайонын газ челтәренә тоташтырдылар, хәзерге вакытта биредә актив торак төзелеше алып барыла.
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын Макс аша күрсәтергә була
8 сентябрьдән Россиядә автоинспекторларга Макс мессенджерында QR-код ярдәмендә машина йөртү таныклыкларын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны күрсәтергә мөмкин. Бу хакта ТАСС автоюрист Лев Воропаевка сылтама белән хәбәр итә. Әмма, аның сүзләренчә, техник мөмкинлек соңрак, якындагы айларда барлыкка киләчәк.
-
Яңалыклар
Татарстанның сайлау участокларында 2 меңнән артык видеокамера урнаштырылган
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 1 мең сайлау участогында 2 меңнән артык видеокамера куела, шулай ук 3 меңләп телекоммуникация җайланмасы урнаштырыла. Алар 17 сентябрь кичендә үк эшли башлаячак.
-
Яңалыклар
«Халык инспекторы»на инвалидлар урынына машина кую турында 47 мең тапкыр хәбәр иткәннәр
«Халык инспекторы» системасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда яшәүчеләр транспорт чарасын инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда калдырган машина йөртүчеләр турында 47 мең тапкыр хәбәр иткән. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.